Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык, сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез беләнкотлыйм!
Әлеге мөһим тармакларда эшләүчеләрнең эшчәнлеге һәрберебезгә турыдан-туры кагыла. Хәзерге заман кешесенең тормышын сәүдә үсешеннән, сыйфатлы көнкүреш хезмәте күрсәтүдән башка күз алдына да китереп булмый. Безнең өйләрдә, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә җылылык һәм уңайлылык, яшәү сыйфаты, Кама Тамагы халкының сәламәтлеге һәм кәефе сезнең эшегезне оста оештыра белүгә, һөнәри осталыгыгызга һәм ярдәмгә ашкынуыгызга бәйле. Су, җылылык, электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү, төзекләндерелгән урамнар, парклар һәм скверлар, кибетләрнең, чәчтарашханә, ремонтлау остаханәләренең тотрыклы эшләве - болар барысы да халыкның тормыш шартларының сыйфатын билгели.
Бүген ,сезнең тырышлыгыгыз белән, яңатехнологияләр актив кертелә, заманча эш принциплары үзләштерелә, хезмәт күрсәтү культурасы яхшыра, бу районыбыз үсешенең яңа перспективаларын ача.
Чын күңелдән сезгә бәхет, нык сәламәтлек, эшегездә яңа уңышларга ирешүегезне телим!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыхов