Ногманов Вазыйх Җиһанша улы 1927 нче елның 20 мартында Кама Тамагы районы Келәнче авылында туа. Әнисе - Фәрхиҗамал һәм әтисе - Җиһанша исемле була. Мәктәптә 4 классны тәмамлагач колхоз эшенә чыга һәм 1944 елның октябренә кадәр шунда эшли. Көзен армиягә алына.
1944 елнын 3 декабрендә, 17 яшендә фронтка китә. Фронт юлын иң беренче Белоруссиядә 253 номер укчы полктан башлый. Гродно шәһәрендә 1 ел һәм 6 ай була. 1945 елнын февралендә Брестны фашистлардан азат итүдә катнаша.
1945 – 1950 елларда Брест шәһәрендә хезмәт итә.
Ул туган якларына 1950 елда исән-сау әйләнеп кайта. Шул ук елда Салих кызы Мәрьямны үзенә гомерлек яр итә, бергә өч кыз һәм бер ир бала тәрбияләп үстерәләр.
Армиядән кайткач, колхозда бригадир булып эшли башлый. 33 ел кырчылык бригадиры, бер ел ферма мөдире, берникадәр вакыт тракторларда учетчик булып эшли торгач, 60 яшендә , 1987 елда лаеклы ялга чыга.
«Халык күргәзмәсе» дипломы, ике мактау грамотасы белән бүләкләнгән, бик күп орден һәм медальләре бар. 17 ел фото рәсеме район мактау тактасында тора. Бүгенгесе көндә төп йортта, кече улы гаиләсе тәрбиясендә матур картлык кичерә.