Хатын-кыз эшмәкәрләрне, хатын-кыз депутатларны форумда катнашырга чакыралар

2023 елның 21 марты, сишәмбе

2023 елның 18-19 маенда Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»XIV халыкара икътисадый форумы узачак.

Форум илебезнең һәм Ислам дөньясы дәүләтләренең икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы булып тора. Быел ул Россия Федерациясе җитәкчелеге катнашында үткәреләчәк.

2023 елгы форум программасының төп темалары ислам финанслары, хәләл индустриясе, инвестицияләр, сәнәгать, логистика, туризм, технологияләр, халыкара хезмәттәшлек, дипломатия, бизнес-мөмкинлекләр һәм башкалар булачак.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы»трегы сессияләре узачак. Әйдәп баручы хатын-кыз эшкуарлар үзләренең бизнес-тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар һәм катнашучыларны уңай бизнес-кейслар, төп проблемалар һәм аларның хәзерге хәлдәге чишелешләре, шулай ук гаилә һәм бизнес балансын ничек саклап калулары белән таныштырачаклар.

Хәләл-мейкап индустриясе трендлары, хәләл-медицина, сәламәт яшәү рәвеше, мода-индустрия перспективалары, медицина һәм косметология өлкәләрендәге инновацияләр турында мәгълүмат алмашу, дөрес туклануны оештыру, ислам илләрендә хәләл эшкуарлыкка финанс һәм эксперт ярдәме мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

Моннан тыш, «сәламәтлекне саклау технологияләре һәм яңалыклары» һәм «Россия һәм Ислам дөньясы хатын-кызларының халыкара кооперациясе» сессиясен Евразия хатын-кызлар форумы оештыра.

Тулырак мәгълүмат белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин: www.kazansummit.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International