"Эш бирүчеләр клубы" утырышы

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

«Бердәм Россия белән карьерам» проектын гамәлгә ашыру буенча чаралар планы нигезендә 22.03.2023 елда Кама Тамагы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Эш бирүчеләр клубы»утырышы узды.

Очрашу барышында «Россия эше» порталы аша халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә хисап бирү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыру өчен квотаны яңадан исәпләү, кадрлар әзерләү, эшсез гражданнар өчен иҗтимагый һәм вакытлыча эшләрне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Клуб эшендә дүрт эш бирүче вәкилләре катнашты: «Уют+» ҖЧҖ, «Кама Тамагы «идарәче компаниясе» ҖЧҖ, «Идел» ҖЧҖ, «Кама Тамагы муниципаль районы халкына мәдәни-ял итү хезмәте күрсәтү үзәге» МБУ, шулай ук «Бердәм Россия»партиясенең Кама Тамагы җирле бүлеге белгече.

Эш бирүчеләргә аерым категория гражданнарны эшкә урнаштырганда ярдәм чаралары, «Демография» милли проектының «мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында түләүсез һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар өчен иҗтимагый һәм вакытлыча эшләрне оештыру буенча хезмәттәшлек җайга салынды.

"Эш бирүчеләр клубы" утырышлары квартал саен, шулай ук эш бирүчеләрнең гаризалары буенча узачак. Катнашу өчен гаризалар халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2-18-84 телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International