Хөрмәтле районыбызның мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Туган якның үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм арттыру, шулай ук районыбызда яшәүчеләрне матур мәдәни киңлекләргә җәлеп итү, белем бирү һәм тәрбияләү, илһамландыру һәм һәрвакыт нәрсә беләндер гаҗәпләндерү кебек, игелекле һәм бик җаваплы эш алып барасыз. Нәкъ менә сезнең хезмәт нәтиҗәсендә, һәркемнең күңелендә онытылмас эз калдырган сәнгать әсәрләре туа һәм халык күңелендә саклана.
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!Барлык хыялларыгыз, максатларыгыз чынга ашсын. Сезгә күтәренке кәеф, иминлек, бәхет һәм нык сәламәтлек телим, һәр эшегездә уңыш юлдаш булсын!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы вазифаларын башкаручы И.Т.Гыйниятов