Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия бердәм көне

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

2023 елның 31 мартында "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А. Медведевның үзәк, төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәләре һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре "Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөтенроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрә.

Традиция буенча Партиянең Татарстан төбәк бүлеге әлеге тематик чарада актив катнаша. Бу көнне "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә адвокатлар, нотариуслар, Пенсия фонды, Росреест һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре консультацияләр бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International