Кама Тамагында Кореш буенча зона турниры

2023 елның 31 марты, җомга

"Акчарлак" спорт комплексында корэш буенча зона ярышлары узды. Турнир Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган агрономы һәм 1983-1984 елларның иң яхшы тренеры Гатин Ринат Гумарович истәлегенә оештырылды.

Турнирда Апас, Буа, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнары спортчылары катнашты.

Спортчыларны хөрмәтле кунаклар - «Ак барс» Көрәш сарае директорының беренче урынбасары Фәрит Сәгытдин улы Шәйхетдинов, ТР «Корэш» Федерациясенең башкарма директоры Марсель Шәрипҗан улы Таһиров, Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Мифтахов Мансур Сабир улы, шулай ук район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм ярышларның баш судьясы Әухат Мөхәммәдиев сәламләде.

Җиңүчеләрне һәм призерларны медальләр, дипломнар һәм оештыручылардан акчалата призлар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International