Кама Тамагы муниципаль районында 2023 елда эшче көч саны 8 000 кеше тәшкил итә.
2023 елның 1 апреленә Кама Тамагы муниципаль районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 32 кеше тәшкил итте (2022 елның 1 апреленә-40 кеше). 2023 елның 1 апреленә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көч санының 0,4 процентын тәшкил итте (01.04.2022 елга 0,5 процент).
Эш бирүчеләр белдергән эш урыннары саны 2023 елның 1 апреленә 95 берәмлек тәшкил итә (01.04.2022 елга 82 берәмлек). Иң күп вакансияләр мондый тармакларда тәкъдим ителә: җитештерү өлкәсе (34 вакансия), хезмәт күрсәтү өлкәсе (18 вакансия), авыл хуҗалыгы өлкәсе (16 вакансия).
Бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләр булып инженерлар, медицина хезмәткәрләре, машинистлар, официантлар, аш-су осталары, шоферлар, тракторчылар, ярдәмче төрле эшчеләр кала.
2023 елның 1 апреленә хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты вакансиягә 3,0 кеше тәшкил итә
Барлык рәсми вакансияләр белән Сез «Россиядә эш» порталында таныша аласыз https://trudvsem.ru/