Район башлыгы Наил Альбертович районыбызның мобилизацияләнгән балалары белән очрашты.
Солдатлар хәрби-кыр шартларындагы тормыш, һәр хәрби хезмәткәр өчен кирәкле әйберләр һәм башкалар турында сөйләделәр. Үз чиратында Наил Альбертович сугышчыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, барлык Кама Тамагы кешеләре зонада булган якташларына һәрвакыт ярдәм күрсәтәчәкләренә ышандырды. Барысы да алар өчен борчыла, өйләренә исән-имин кайтуларын тели.
Сөйләшкәндә, өйдә булсалар да, алар үзләрен сафта хис итәләр кебек тоела. Беренче чиратта, алар үзләре турында түгел, ә әле үз урыннарында булган иптәшләренә нәрсә кирәклеге турында уйлыйлар.