Кисәтү чаралары

2013 елның 21 августы, чәршәмбе
РФ ЭЭМ Югары Ослан муниципаль районара бүлегенең Кама Тамагы полиция бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, урып-җыю эшләре башлангач республикада ел саен үткәрелүче “Уңыш” операциясе старт алды.
Полиция хезмәткәрләре үткәрүче кисәтүче һәм контроль чараларның максаты- терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю чорында авыл хуҗалыгы продуктлары һәм товар-материаль кыйммәтләр сакланышын тәэмин итү.
Еллык – сезонлы “Курорт” операциясе төгәлләнеп килә, ул 1 майдан 15 сентябрьгә кадәр барды. Бу операциянең максаты– кайтучы һәм ял итүче гражданнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International