«Сәләт» яшьләр форумында

2013 елның 21 августы, чәршәмбе
«Сәләт» халыкара яшьләр  форумы барлык республикадан балалар җыйды.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Марина Сорокина җитәкчелегендә республика, район фән олимпиадаларында, конкурсларда, фестивальләрдә катнашкан Кама Тамагы урта мәктәбе, Кама Тамагы татар мәктәбе, Затон, Рудник мәктәпләре укучылары “Сәләт” халыкара яшьләр форумында катнашты. Ул Биләр архиологик музей тыюлыгында үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар, музей күргәзмәләрен карадылар, мастер-классларда катнашып, концерт белән чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International