Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
2 сентябрьдә районның барлык белем бирү мәктәпләре укучылар өчен ишекләрен ачты.
2013 елның 3 сентябре, сишәмбе
2 сентябрьдә районның барлык белем бирү мәктәпләре укучылар өчен ишекләрен ачты.
143 беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.
Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көне бар җирдәге кебек үк бәйрәмчә һәм тантаналы шартларда үтте. Мәктәп формасы кигән балалар чәчәк букетлары тотып тантаналы линейкага тезелде. Аны мәктәп директоры Илдан Шәйморзин ачты. Ул укучылар һәм укытучыларны яңа уку елы белән котлап уңышлар теләде, беренчеләргә аерым мөрәҗәгать итте:
– бүген 44 бала беренче тапкыр белем дөньясына атлап керде. Мин алар өчен мәктәбебезнең икенче йорт, ә укытучыларның изге күңелле ярдәмчеләр һәм акыллы киңәшчеләр булуын телим.
Аннан соң сүз муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдиновка бирелде. Ул муниципаль район башлыгы, депутатлар корпусы, район җитәкчеләре һәм шәхсән үз исеменнән һәркемне белем көне белән котлады, аерылып торган укучыларга һәм укытучыларга МР башлыгының рәхмәт хатлары, мактау грамоталары тапшырды.
Мәктәпнең укытучылар коллективын һәм укучыларны яңа уку елы белән котларга “Ак Барс банкы” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин килгән иде. Илфан Әгъзәм улы яңа уку елы алдыннан укытучылар һәм укучыларга юлланган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды, шәхсән үз исеменнән барысын да белем көне белән котлады, беренче сыйныфларга матур китаплар бүләк итте.
Беренче сыйныфларның дулкынландыргыч чыгышы, балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары башкаруындагы мәктәп турында ямансу һәм күңелле җырлар, укытучылар Татьяна Гращенкова һәм Наталья Денисова башкаруындагы күңел җилкендергеч вальс, җылы котлау сүзләре бәйрәмне истә калырлык итте.
Балаларны дәрескә чакырып беренче кыңгырау шалтырады. Мәктәптә агымдагы елда беренче дәрес конституциягә багышланган иде. Яңа букчалар асып, кулларына чәчәк букетлары тоткан иң кечкенә мәктәп укучылары һәм соңгы елларын мәктәптә укучы чыгарылышлар өчен дә бу бәйрәм истә калырлык булды.
Россия буенча бу көнне 13 миллион мәктәп укучысы парталар артына утырды. 1,5 млн. укучы беренче сыйныфка керде. Аларның барысына да кызыклы дәресләр, кирәкле һәм файдалы белем алуларын, билгеләнгән максатка ирешүләрен телибез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Кама Тамагы районында «УЮТ» МУП яңа директоры билгеләнде
Кама Тамагы районында «УЮТ» МУП яңа директоры билгеләнде.
Атналык планерка
Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, бүлек башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде, анда барлык мөһим мәсьәләләр каралды
Кама Тамагы районында яңа билгеләнеш
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 15.04.2026 карары белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары вазыйфасына Гыйләҗев Артур Илдус улы билгеләнде
Керемнәрне декларацияләү срогы тәмамланырга бер атнадан артык вакыт кала
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе фаразлавынча, ел ахырына кадәр бюджетка республика гражданнары тарафыннан декларацияләнгән керемнәрдән физик затлар керемнәренә салым буенча 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз