Яңа уку елы башланып китте

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
2013-2014 нче Яңа уку елы Кама Тамагы муниципаль районының гомумбелем бирү мәктәпләрендә бердәм дәрес белән башланып китте. Мәктәптә агымдагы елда беренче дәресләр конституциягә, террорлыкка каршы бердәмлек көненә багышланган иде.
2 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Конституциясенең 20 еллыгына карата дәресләр узды.
3 сентябрь – террорлыкка каршы бердәмлек көнендә районның барлык гомумбелем бирү мәктәпләрендә «Экстремизмга -юк!» дип исемләнгән бердәм республика дәресе үткәрелде.
Дәресләр кызык һәм мавыктыргыч узды.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделэр,сорау арты сорау явып кына торды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International