Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Сөт терлекчелеге рентабельле булырга тиеш
2013 елның 10 сентябре, сишәмбе
Узган пәнҗешәмбедә муниципаль район Советы утырышлар залында Премьер-министр – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «АК Барс - холдинг» ААҖга керүче агрофирмаларда сөт җитештерү мәсьәләсенә багышлап үткәргән киңәшмәнең лейтмотивы әнә шундый иде.
Киңәшмәгә Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Тәтеш муниципаль районнары башлыклары, агрофирма, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, баш ветеринария табиблары чакырылган иде.
Киңәшмәне ачып, Марат Готыф улы катнашучыларга республиканың 2001 елдан башлап сигез ел Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидерлар өчлегендә булуын исләренә төшерде.
– Ул авыл хуҗалыгының динамикалы үсеш еллары иде. 2011 елга кадәр республикада сөт терлекчелеген үстерү эше алып барылды. Соңгы өч ел – лидерлыкны югалту еллары булды. Бу кайбер объектив сәбәплөр белөн аңлатыла. Алар арасында табигать факторы – соңгы елларның коры булуы беренче урында диярлек тора.
Министр сөт терлекчелегенең республикада рентабельле була алуына өмет белдерде. Марат Готыф улы әйтүенчө, сөт терлекчелеге кебек күп факторлы, баланслы тармакта моңа ирешү өчен грамоталы һәм хуҗаларча якын килү таләп ителә.
– Әгәр агрофирма җитәкчеләре үз фермаларында әллә нигә бер генә була икән, мондый «хуҗа»да сөт булмый. Алга ыргылыш ясарлык итеп эшләргә кирәк. Җитештерүне үстерү динамикасы ничек эшли? Җитештерү өчен менә нәрсә мөһим булырга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте залга Марат Готыф улы.
Министр «Ак Барс холдинг»та сөт җитештерү күрсәткеченә тукталды һәм кампаниянең үз эшен чагыштырмача системалы алып баруын билгеләп үтте. Бүген ул республикада сөтне иң күп җитештерүче – көн саен 340 тонна. Әмма сөт җитештерүнең әлеге күрсәткече узган елның шул чоры белән чагыштырганда 10 процентка аз, чөнки холдингның кайбер агрофирмаларында күренеш чагыштырмача чуар.
Холдинг генераль директорының АПК буенча урынбасары Николай Титов үзенең чыгышында «АК Барс» ХК ААҖда агымдагы елның 8 аенда бу хакта һәм сөт җитештерү мәсьәләләре турында сөйләде.
– Бүген холдингның 18 агрофирмасы сөт җитештерү белән шөгыльләнә. 2010 елгы корылыктан соң без җитештерелә торган сөт күләменең даими артуын күзәтәбез. Әмма агымдагы елның 5 аенда «Кама Тамагы» АХП, «Семиречье» һәм «Галактиново» агрофирмаларында минуслы күрсәткечләр холдинг буенча сөт җитештерүдәге үсешне юкка чыгара. Николай Леонидович югарыда телгө алынган хуҗалыкларның сөт җитештерү күрсәткечен арттыру өчен мөмкинлекләре һәм резервлары булуын билгеләп үтте. Аннары урында – агрофирма фермаларында күрелгәннәр турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белгечләре чыгыш ясады. чыгыш ясаучылар фермаларда беренче чиратта зур чыгымнар таләп итмәгән оештыру һәм технологик проблемаларның хәл ителмәвен билгеләп үтте.
Соңрак холдингның тугыз агрофирмасы директорлары мәгълүматлары тыңланды. «Кама Тамагы» АХП җитәкчесе Рифат Вәлиев сөт җитештерүдә түбән күрсәткечтә барлыкка килгән хәлгә аңлатма бирде һәм килеп туган хәлне төзәтербез, дип ышандырды.
– 2013-2014 елгы кышка без сөйкидә терлекчелек комплексының икенче чиратында эшне тәмамлаганнан соң анда югары җитештерүчән 700 баш сыерны күчерергә уйлыйбыз, –диде ул.
Киңәшмәне ябып, Марат Готыф улы кеше факторының сөт терлекчелегенең нормаль эшләвендә һәм үсешендә мөһим урын алып торуын билгеләп үтте. Оештыру мизгелләрен хәл итүдән башларга кирәк. сыер савучыларның да, ферма мөдирләренең дә, учетчиклар һәм орлыкландыручыларның да яхшы нәтиҗәдә шәхси кызыксынуы булырга тиеш. Яхшы күрсәткеч өчен белгечләрне кызыксындырырга, премия бирергә, лаеклы хезмәт шартлары булдырырга кирәк.
Гоар Кетцян
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Кама Тамагы районында «УЮТ» МУП яңа директоры билгеләнде
Кама Тамагы районында «УЮТ» МУП яңа директоры билгеләнде.
Атналык планерка
Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, бүлек башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде, анда барлык мөһим мәсьәләләр каралды
Кама Тамагы районында яңа билгеләнеш
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 15.04.2026 карары белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары вазыйфасына Гыйләҗев Артур Илдус улы билгеләнде
Керемнәрне декларацияләү срогы тәмамланырга бер атнадан артык вакыт кала
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе фаразлавынча, ел ахырына кадәр бюджетка республика гражданнары тарафыннан декларацияләнгән керемнәрдән физик затлар керемнәренә салым буенча 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз