Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Урман матурлыкны аңларга өйрәтә
2013 елның 13 сентябре, җомга
Бу якшәмбедә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бәйрәм алдыннан без илебездәге урман ресурсларын караучы “Кариле урманчылыгы» баш урманчысы Азат Хикмәтуллин белән очраштык. Азат Сәлим улы үз эшенә бирелгән, 43 ел хезмәт стажы булган белгеч. Аңа урманнарны рөхсәтсез кисүдән, янгыннардан саклау, күзәтү эше йөкләнгән. Аның көндәлек эше күренми дә кебек, әмма үзенә беркетелгән территорияне саклау эше зур җаваплылык йөкли. Безнең районда урманнар мәйданы 10326га тәшкил итә.
– 2013 ел Россиядә әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Бу юнәлештә нәрсәләр эшләнелә?
– Безнең эшебез бик күп, агымдагы елда республикада “Татарстанның чиста урманнары” акциясе үткәрелә. Шушы акция кысаларында авыл җирлекләре белән берлектә юл кырыйларындагы, торак пунктлар янындагы урман полосаларын чистарттык. Чистарту эшендә мәктәп укучылары да эшләде, аеруча Олы Кариле, Кама Тамагы, Затон һәм кадет мәктәбе укучыларының тырыш булуын әйтергә кирәк. Агымдагы елда 10га җиргә 50 мең үсенте утырттык. Урманнарны да яшь үсентеләр белән тулыландырдык, аларны чистарттык. Урман кырында өч беседка ясап куйдык, искеләрен ремонтладык.
– Димәк, сез халык ял итсен, табигать белән хозурлансын өчен барысын да эшлисез?
– Әйе. Агымдагы елда Саба районы питомнигыннан ылыслы куаклар алып кайттык. Аларны урманнарга утыртачакбыз. Экологик куркынычсызлык һәм экологик тотрыклылык урманнарны рациональ файдалану һәм яңартуга бәйле. Көндәлек авыр, җаваплы хезмәтләре җәмгыять иминлеген булдыруга юнәлдерелгән кешеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Урманнарны кешеләр ярдәмендә генә үстерергә мөмкин. Һәркайсыбызның агачларга саксыз карашыннан тыш киләсе буын өчен шушы табигать байлыгын саклап калып булмаячак, моны һәркем ачык аңларга тиеш. Бүген урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә, ветераннарга иминлек, эшләрендә уңышлар телибез.
Рәсемдә: Азат Хикмәтуллин Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 А сыйныф укучылары белән Кама Тамагы штп паркында агачлар утырта.
Ләйсән Гыйлметдинова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Кама Тамагы районында «УЮТ» МУП яңа директоры билгеләнде
Кама Тамагы районында «УЮТ» МУП яңа директоры билгеләнде.
Атналык планерка
Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, бүлек башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде, анда барлык мөһим мәсьәләләр каралды
Кама Тамагы районында яңа билгеләнеш
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 15.04.2026 карары белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары вазыйфасына Гыйләҗев Артур Илдус улы билгеләнде
Керемнәрне декларацияләү срогы тәмамланырга бер атнадан артык вакыт кала
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе фаразлавынча, ел ахырына кадәр бюджетка республика гражданнары тарафыннан декларацияләнгән керемнәрдән физик затлар керемнәренә салым буенча 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз