2013 нче елның 14 нче сентябрь көнне Кама Тамагының “Тау ягы” фольклор коллективы Казанда “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор фестивалендә катнаштылар.

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе
 2013 нче елның 14 нче сентябрь көнне Кама Тамагының  “Тау ягы” фольклор коллективы  Казанда “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор фестивалендә катнаштылар.
Беренче тапкыр фестиваль 2008 нче елның 20-24 октябрендә Ульяновск өлкәсендә узды. Икенче фестивальне үткәрү хокукына Тюмень өлкәсе лаек булды, фестиваль 2009 нчы елның 24-28 сентябрендә утте. Өченче фестиваль Свердловск өлкэсендә 22-26 сентябрь 2010 нчы елда, дүртенче фестиваль 2011 нче елның  15-18 сентярендә Пермь өлкәсенә барлык катнашучыларны үзенә җыйды. Бишенче татар фольклор “Түгәрәк уен” фестивале 2012 нче елда Самарада, 12-14 сентябрь  2013 нче елда Казанда алтынчы фестиваль узып китте.
Татарстан Республикасына фестивальдә катнашу өчен Россия Федерациясенең 16 өлкәсеннән килделәр,алар- Башкортостан Республикасыннан, Марий Эль,Удмуртия, Чувашия, Мордовия,Пермь өлкәсеннән, Самара,Омский, Тюмень, Свердловский, Ульяновский,Кировский, Челябинский, Оренбургский өлкәсеннән һәм Татарстан Республикасының барлык районарыннан татар фольклор коллективлары килделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International