Район пенсионерлары делегациясе Раифа монастырында булдылар

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
2013 нче елның 17 нче сентябрендә Кама Тамагы районыннан бер төркем делегация Раифа монастырена сәяхәт кылдылар. Раифа монастырена пенсионерларыбыз бик уңайлы һәм чиста автобуста бардылар.Проваславие дине тотучылар "Богоматерь"һәм "Троицкий"соборында булдылар.Алар Раифа күлен һәм фонтаннарын күреп шакаттылар.
Бу чараны оештырганнары өчен Кама Тамагы һәм Апас районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Гильмутдинов Ильмир Илдус улына һәм район пенсионерлар җитәкчесе Иванова Фәүзия Хәбибулла кызына зур рәхмәтләрен җиткерәләр.Шулай ук алар автобус йөртүчесе Сафин И.Гга рәхмәтләрен әйтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International