"Безнең бердәм Җиңүебез" проеты эшли башлады

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
      Кадерле Кама Тамагылылар!
Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә, аларның илебез өчен эшләгән батырлыкларына дан белән “Безнең бердәм Җиңүебез” дип исемләнгән проект эшли башлады.
Кызганычка каршы Ветераннарыбызның саны көннән көн кими бара. Алар кичергән хис-кичерешләрне,авырлыкларны, борчу-кайгыларны, Туган җиргә булган мәхәббәтләрен сүз белән генә аңлатып булмый. Әлеге проект кысаларында без аларны саклап, видеоязмада алар кичергән хисләрне чагылдыра алабыз һәм әлеге язмалар киләчәк буынга зур истәлек булып калачак.
Әлеге проектта хәрбер теләге булган кеше катнаша ала. Әзер материалны түбәндәге сайтка урнаштырырга кирәк: www.41-45.su.
Иң яхшы мәгълүматлар Россия Федерациясенең Дәүләт архивына һәм Интернет челтәренә урнаштырылачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (84377) 2-15-70.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International