Ветераннар хоры "Волжанка"

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Безнен Затонда яшэуче ветераннар хоры "Волжанка" 1 октябрь коне Казанда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ветераннарның II “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивале финал өлеше – Гала-концертына бардылар.
Гала-концертның беренчесе 18 майда узган иде.
Конкурслар муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә узды, зона этабы үткәрелде һәм иң яхшылар Казанга гала-концертка чакырылды. Узган елгы номинацияләр сакланды, бары тик “Иң өлкән катнашучыга” дигән номинация өстәлде. Финал өлешне ике гала-концертка бүлү дә яңалык булып тора. Концертлар Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза. II “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестиваленең финал өлеше – Гала-концертында катнашучылар лауреатлар булып санала һәм аларга акчалата бүләк тапшырыла. Бүген фестивальдә катнашучыларның бер өлеше ТР Президенты Рәхмәт сүзенә һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хатына лаек булды.
Гала-концертта республика төбәкләре ветераннары катнашып, алар татар, рус, мари, удмурт, керәшен, чуваш мәдәниятын пропагандалады. Шулай итеп, Татарстанның иҗади сәләткә ия ветераннарына быел да “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивалендә талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирелде.
Мәртәбәле жюрига Шамил Әхмәтҗанов кебек үк, сәнгатьтә үз урынын яулаган Георгий Ибушев, Рамил Курамшин, Халисә Нигъмәтҗанова кергән.
Жюри рәисе Шамил Әхмәтҗанов сүзләренчә, фестиваль вакытында теге яки бу чыгышка бәя биргәндә, җырның ничек башкарылуына гына түгел, ә кешенең тышкы халәтенә, яшенә дә игътибар бирелә. Алар бүгенге белән яши, дип, Ш.Әхмәтҗанов ветераннарның иҗатына күбрәк игътибар итәргә чакырды.
Безнен ветераннарыбыз анда да сынатмадылар.Алар фестивальдэ лауреат исеме алдылар хэм диплом белэн булэклэнделэр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International