Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсендә картлык буенча пенсиягә чыгучыларга пенсия таныклыкларын даими рәвештә рәсми тапшыру традициягә керде.
Сишәмбе – халыкара өлкәннәр көнендә лаеклы ялга чыгучыларга тантаналы шартларда пенсия таныклыгы тапшырылды. Сентябрьдә районыбызда тагын ике кеше – Исмәгыйль Гыймадиев һәм Фәрит Зәйнуллин пенсионерлар сафын тулыландырды. ПФР идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов аларга җылы сүзләрен җиткерде: «Әгәр кеше гомере буе эшләп, балалар үстереп тә сәламәтлеген саклап калган икән – пенсия яше ул шатлыклы һәм мөһим вакыйга. Пенсиягә чыгу белән тормыш туктап калмый, киресенчә, күңелең теләгән эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килә. Мин сезне яңа статусыгыз белән котлыйм, ул картлык килде дигәнне аңлатмый, сезгә озак елларга актив тормыш позициясе телим. Сәламәт булыгыз, мөмкинлегегез булса – эшләгез, оныкларыгызны тәрбияләгез һәм үзегезне яшь итеп хис итегез!». Илмир Илдус улы пенсия таныклыгы белән бергә аларга Кама Тамагы районында Пенсия фонды газетасының беренче санын тапшырды, ул ай саен почта аша һәр пенсионерга өйләренә таратылачак. «Пенсионная газета» битләрендә пенсия законындагы барлык үзгәрешләр турында язылачак, шулай ук пенсионерны кызыксындырган темалар күтәреләчәк һәм Пенсия фонды эшчәнлегенә бәйле сорауларга җаваплар биреләчәк.
Җитәкче котлауларына аның урынбасары Фирдания Гобәйдуллина да кушылды. Ул тантанада катнашучыларга нык сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләде.
Районыбызда 5722 пенсионер исәпләнә, шуларның 255е лаеклы ялга 2013 елда чыккан. Бүген районыбызда картлык буенча уртача пенсия күләме 9078 сум тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда пенсионерлар 8,5 процентка баеды – 2013 елда пенсия ике тапкыр – февраль һәм апрельдә индексацияләнде. Агымдагы елның 1 августында да эшләүче пенсионерларга пенсия исәпләвенә төзәтмә ясалды.