Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альбертович Вазыхов, хәрби комиссар Таһир Сәхибназар улы Миннекаев һәм Кама Тамагы районының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле җәмәгать ярдәмчесе урынбасары Александр Васильевич Мещанов составындагы делегация Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендәге хәрби частьтә булды.
Хәзерге вакытта безнең районнан 12 бала срочная хезмәт үтә. Наил Альбертович хәрби хезмәткә чакырылучыларның хезмәт шартлары белән танышты, хәрбиләргә лаеклы хезмәт итәргә һәм сәламәт, үсеп җиткән, көчле һәм кыю булып өйләренә кайтырга теләде.