15 нче октябрь көнне Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында гомер итүче Асия Әхматҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге күркәм юбилее белән аны Кама Тамагы район башлыгы ярдәмчесе Илхам Гимадиев һәм авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибатов котлады.
Илхам Исмагилович Российской Федерациясе Президенты В.В.Путин исеменнән телеграмма, Кама Тамагы район башлыгы Зөфәр Гарафиевтан котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе фаразлавынча, ел ахырына кадәр бюджетка республика гражданнары тарафыннан декларацияләнгән керемнәрдән физик затлар керемнәренә салым буенча 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк