18 нче октябрь көнне Кама Тамагы районы балалар китапханәсендә “Сез Алишны беләсезме?”- дип исемләнгән чара булып узды

2013 елның 25 октябре, җомга
18 нче октябрь көнне Кама Тамагы районы балалар китапханәсендә  “Сез Алишны беләсезме?”- дип исемләнгән чара булып узды.  Кама Тамагы районы гомум белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары, укытучылары Закирова С.И., Шакирова Л.И. белән берлектә, Абдулла Алиш әкиятләреннән чыгыш әзерләгәннәр. Тамашачылар алкышлар белән әкият геройларын каршы алдылар.(“Куян кызы”, Чукмар белән Тукмар” һәм башкалар).
Әлеге чарада катнашучылар шулай ук Абдулла Алиш ижатына багышланган викторинада катнаштылар. Әлеге викторинаны китапханәче Ибатуллина Л.Л әзерләгән иде. Укучылар әлеге чарадан Абдулла Алиш турында бик күп кызыклы мәгълуматлар белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International