Район җыелма командасы муниципаль хезмәткәрләр арасында булган ярыш булып узды

2013 елның 29 октябре, сишәмбе
26-27 нче октябрь 2013 нче елда Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль  хезмәткәрләре арасында ярыш булып узды. Ярышта 9 команда көч сынашты: Яшел Үзән, Апас, Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч, Биектау, Чүпрәле. Муниципаль хезмәткәрләр 7 төрле ярышта катнаштылар. Кама Тамагылылар барлык  ярышларда да катнаштылар һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: җиңел атлетика – 3 урын ( 3 бал ); өстәл теннисы – 5 урын ( 5,5 бал ); баскетбол – 7 урын (7,5 бал ); бадминтон – 7 урын (7 бал ); футбол – 8 урын (8 бал); шахмат – 8 урын (8 бал ); волейбол – 8 урын ( 8 бал).
Барлык нәтиҗәләр буенча 1 урынны – Яшел Үзән районы, 2 урын – Биектау районы, 3  урын – Буа районы яулады. Кама Тамагы җыелма командасы 47 бал җыйды һәм 8 урын яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International