Гражданнарны кабул итү

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе

Сөйкидә, СДК фойесына халык җыелган арада,  гражданнарны кабул иткәнче, пенсионерлар Кама Тамагы һәм  Апас районнарында ПФР идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов белән актив диалог алып барды.
Илмир Илдус улы, программа тәэмин ителеше булган ноутбук ярдәмендә мөрәҗәгать иткән гражданнарга пенсиянең ничек исәпләнүен аңлатты. Ул шулай ук арттыру ягына пенсияне яңадан исәпләү өчен ПФР идарәсенә нинди документлар китерергә кирәклеге турындагы сорауга да җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International