Сәлимова Нурзия Борһан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Сәлимова Нурзия Борһан кызын юбилее белән район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Рәхимҗан улы Җиһаншин котладылар.

Сәлимова Нурзия Борһан кызы 1935 елның 18 гыйнварында Апас районының Олы Күккүз авылында туа. Гаиләдә 4 бала була. Нурзия апа икенче бала иде. 1941 елда әтисе сугышка китә, ул вакытта аңа 7 яшь була.  Нурзия апа 6 нчы сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә бара, 10 ел авылда сыер савучы булып эшли.

1957 елда Иске Барыш авылы егетенә кияүгә чыга. Ире белән 3 бала үстерәләр.

Хәзерге вакытта Кама Тамагы районында Олы кызында яши. Ул бүгенге имин тормышыннан канәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International