Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Каматамагылыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

2013 елның 2 ноябре, шимбә
                                    Хөрмәтле Каматамагылылар!
Халыклар көне уңаеннан сезне ихлас куңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм уртак максатларга ирешү өчен, Ватаныбызның ныклыгы һәм чәчәк атуы, дәүләтчелегебезнең ныгыту хакына Россия халкының берләшүенең тирәнтен тарихи традицияләрен символлаштыра. Ата-бабаларыбызның данлыклы һәм батыр казанышлары безгә тупланганлык, татулык һәм патриотлык үрнәге булып тора.
 Районыбыз территориясендә төрле милләт кешеләре яши. Безнең һәрберебез өчен, кайда тууыбызга, нинди динне тотуыбызга һәм җәмгыятьтә тоткан урыныбызга карамастан, бу көн бердәмлек,   каматамагылылар иминлеге хакына куәтебезне ныгыту көне булып тора.
Тирәнтен мәгъия булган халык бердәмлеге көнендә сезгә тормышчан оптимистлык, үз көчегез һәм мөмкинлекләрегезгә ышаныч, гайлә иминлеге, тынычлык һәм бәхет телим!
Иң яхшыларны саклап калу, уйланганнарны гамәлгә ашыру, туган районыбыз, Татарстан Республикасы һәм бөтен россиянең иминлеге һәм чәчәк атуы турындагы хыялларыбызны чынга ашыру безнең көчебездән килерлек,дип ышанып калам.
   Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                             З.Г. Гарафиев
                                                                                            
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International