Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Каматамагылыларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрикләде

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе
                                      Хөрмәтле Каматамагылылар!
Сезне дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көне  белән чын күңелдән котлыйм!
Республика Конституөиясе борылышлы тарихи этапка кабул ителде һәм күпмилләтле Татарстан халкының гражданлык тынычлыгына һәм тигезлеккә, соөиалҗ гаделлеккә һәм рухи-әхлакый торгызылуга, нәтиҗәле үсешкә һәм иминлеккә омтылуын чагылдырды.
Төп закон демократик дәүләт,җирле үзидарә системасын формалаштыру,эзлекле икътисадый һәм социаль сәясәт үткәрү өчен нык сәяси-хокукый база булдырды.
Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителеп,21 ел эчендә республика шактый уңышка иреште һәм хәзер аның киләчәктәге үсеше безнең һәрберебезгә, безнең эшебезгә һәм законны үтәүгә бәйле. Иманым камил, каматамагылыларның уңышлы иҗади эше Конституция нормалары һәм принциплары тагын да тулырак гамәлгә куярга мөмкинлек бирәчәк, тормыш сыйфатын яхшырту һәм район икътисадын үстерүгә тиешле шартлар булдырачак.
Әлеге бәйрәм көнендә чын куңелдән барчагызны да нык сәламәтлек,бәхет,тынычлык, тотрыклылык һәм иминлек телим.
 
              Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                       З.Г.Гарәфиев     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International