Кама Тамагы муниципаль район башлыгы эчке эшләр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
         Хөрмәтле эчке эшләр хезмәткәрләре һәм ветераннары!
 Һөнәри бәйрәм – эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән ихлас куңелдән котлыйм.
Сезгә мөһим һәм катлаулы бурыч – закон һәм хокук тәртибе сагында тору,теләсә нинди җинаятьчел гамәлләрдән граңданнар тынычлыгын һәм гомерен саклау бурычы куелган. Көн саен гомерегезне куркыныч астына куеп,   сез районыбызда җәмәгать куркынычсызлыгын ныгытуга үзегездән өлеш кертәсез. Сезнең фидакарь хезмәтегез, хәбәрдарлыгыгыз, принципиальлегегез  һәм эшегезгә тугрылыгыгыз район халкында хөрмәт уята. Яшь  хезмәткәрләрне тәрбияләү эшендә көчләреннән килгәнчә өлеш керткән һәм үзләренең һөнәри белемнәре, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашкан эчке эшләр органы ветераннарына аерым рәхмәт. Сезгә һөнәри эшчәнлегегездә киләчәктә дә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
 
 Кама Тамагы муниципаль район башлыгы        З.Г.Гарафиев
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International