Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чираттагы киңәйтелгән киңәшмә уткәрде.

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
11 ноябрь  2013 елда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев предприятие, учреждение, оешма, идарә һәм бүлек җитәкчеләре,муниципаль берәмлек башлыклары белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә ,“Эшлекле дүшәмбе”, уткәрелде.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Маслакова чыгыш ясады, ул агымдагы елда торак,  социаль һәм мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелеше һәм капиталь ремонтлау планын үтәү, 2014 елга планнар турында сөйләде.
“Буискгаз” ЭПУ- Кама Тамагы районы комплекслы газ ңезмәтенең эш йомгаклары,проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында предприятие җитәкчесе  Руслан Өлфәтов мәгълүмат бирде.
“Кадет интернат-мәктәбе”директоры Александр Ильин укучыларның дәрестән соңгы мәшгульлеген оештыру,аларны тукландыру турында сөйләде.
РФ ЭЭМ “Югары Ослан” муниципаль  районары полиция бүлегенең Кама Тамагы бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Идиятуллин райондагы җинаятьчелек һәм аңа кисәтү чаралары белән таныштырды.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ильдар Рамазанов халыкның коммуналь хезмәтләр өчен бурычын бетерүдә  башкарылган эшләр турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International