Без Сезне хөрмәт итәбез!

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
11 ноябрьдә Чаллы авылында гомер итүче Насыйров Гайнан Хакимовичүзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. МР башлыгы исеменнән аны юбилее белән Кама Тамагы  муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин котлады һәм Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды. Шулай ук Олы Кариле авыл җирлеге сәркатибеРадифа Загирова юбилярга җылы котлау сүзләре җиткерде
Шулай ук бу көнне ун бала анасы (бүген алтысы исән) Мөхәммәдуллина Хәлимә Гыйниятулла кызы үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Хәлимә Гыйниятулла кызы Келәнче авылында туган. Аның әнисе Миңсылу бер ялгызы 6 бала үстергән, чөнки әтисе сугыштан кайтмаган.
Бүгенге көндә Хәлимә әби район үзәгендә улы Илдус һәм килене Фәния белән яши.
МР башлыгы исеменнән аны юбилее белән МР Советы аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов котлады һәм Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды. Шулай ук Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин юбилярга җылы котлау сүзләре җиткерде.
 Игътибар һәм хөрмәтләре өчен район җитәкчелегенә дә рәхмәтләрен белдерделәр.
      Юбилеегыз белән сезне, күңел күтәренкелеге һәм сәламәтлек телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International