"Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә мәктәп укучылары арасында волейбол буенча ярыш үткәрелде.
2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
14 ноябрь көнне "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә(Кама Тамагы районы) мәктәп укучылары арасында волейбол буенча ярыш үткәрелде.
Әлеге ярышта сигез җыелма команда катнашты: Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Кама Тамагы татар мәктәбе, Затон,Теньки, Олы Салтык, Олы Кариле, Рудник, Кирелск урта гомуми белем бирү мәктәпләре.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
I урын – Олы Салтык урта гомуми белем бирү мәктәбе;
IIурын – Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
III урын – Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Барлык катнашучылар да мактау грамоталары, беренче урынны яулаган Олы Салтык жыелма командасы Кубок белән бүләкләнде.
20 ноябрь көне Кама Тамагы районында кызлар арасында волейбол буенча ярыш узачак.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе фаразлавынча, ел ахырына кадәр бюджетка республика гражданнары тарафыннан декларацияләнгән керемнәрдән физик затлар керемнәренә салым буенча 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк