Туфан Миңнуллин музеенда 75 яшьлеге уңаеннан якташыбыз, шагыйрь Хәмид Вәлиди белән очрашу

2013 елның 15 ноябре, җомга
        14 ноябрьдә районның Туфан Миңнуллин музеенда 75 яшьлеге уңаеннан якташыбыз, шагыйрь Хәмид Вәлиди белән очрашу булды. Кичәгә авыл китапханәчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар, шигырь сөючеләр җыелды.
         Хәмид аганың иҗатына, үзенә зур бәя биргән район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Газинур Әүхәтдин улының чыгышы бик урынлы булды. Кичәне алып баручы, Туфан Миңнуллин музееның җитәкчесе Нәҗмиева Рәсимә Шәрифҗан кызы очрашуга килүчеләрне шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды. “Идел таңнары” газетасының ветеран хезмәткәре Хайруллина Рафика һәм авылдашы Галимова Энҗекәй апалар Хәмит ага белән бәйле якты истәлекләр белән уртаклаштылар, тәнгә-шифа, җанга-дәва булган шигырьләрен яратып укуларын сөйләделәр. Хәмит ага укучы балаларның күңелгә үтеп керерлек итеп шигырь сөйләүләренә куанып утырды. Аларга үзенең култамгасы белән китапларын бүләк итте һәм истәлеккә фотога төштеләр. Кичә шигырь һәм җыр белән үрелеп барды.
          Район мәдәният йортының баянчысы Әнәс Мәгъдиевның өздереп баянда уйнавы, ветеран җырчыбыз Фәрит Садыйковның халык җырларын оста башкаруы күңелләргә үтеп керде. Соңыннан Хәмит ага очрашуга килүчеләргә бүләк итеп үзенең шигырьләрен укыды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International