“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең XXI конференциясе үткәрелде.

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
18 ноябрь 2013 елдаКама Тамагы муниципаль районы утырышлар залында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең XXI конференциясе үткәрелде.Анда җирле бүлекчә сәяси советы секретаре Зөфәр Гарәфиев рәислек итте.
Конференция эшендә партиянең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы членнары Ләйсән Мортазина, муниципаль район вәкаләтле орган депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, “Бердәм Россия” партиясе членнары һәм тарафдарлары катнашты.
              Көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелгән иде: “Бердәм Россия” партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе сәяси  советы составына үзгәрешләр турында” һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең XIV съезды эш йомгаклары турында һәм 2014 елга партиянең Кама Тамагы  җирле бүлекчәсе алдындагы бурычлар турында”.
Сәяси советның киткән членнары урынына муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Илһам Гыймадиев һәм муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Альберт Ильин сайланды. “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең XIV cъзды эш йомгаклары турында Ләйсән Мортазина сөйләде, ә эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә киләсе елга бурычларны Зөфәр Гарәфиев билгеләде. Ул шулай ук башлангыч оешмалар, партия членнарының билгеләнгән таләпләрне үтәве, членлык взнослары түләү, эш башкару, гражданнарны кабул итү турында cүз алып барды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International