"Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә мәктәп укучылары арасында волейбол буенча ярыш үткәрелде.

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
20 ноябрь көнне  "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә (Кама Тамагы  районы)   мәктәп укучылары арасында волейбол буенча ярыш үткәрелде.
Әлеге ярышта сигез җыелма команда катнашты: Кама Тамагы урта гомуми белем бирү  мәктәбе, Кама Тамагы татар мәктәбе, Затон,Теньки, Олы Салтык, Олы Кариле, Рудник, Кирелск урта гомуми белем бирү мәктәпләре.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
    I урын – Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе;
   II урын – Кирельск белем бирү мәктәбе;
    III урын – Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Барлык катнашучылар да мактау грамоталары, беренче урынны яулаган Рудник жыелма командасы Кубок  белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International