Кама Тамагы муниципаль районында , 18-24 ноябрьгә планнаштырылган барлык чаралар да башка вакытка күчерелде

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

      18-24 ноябрьдә республикада матәм көннәре игълан итүгә бәйле рәвештә күңел ачу чаралары күчерелде. Бу чорга элек планлаштырылган концерт программалары соңрак була. Данир Сабиров концерты 9 гыйнварга, Минзәлә ТДДТның «Буйдаклар» спектакле 5 декабрьгә, Әниләр көненә багышланган концерт 28 ноябрьгә, «Умарина» фольклор ансамбле концерты 26 ноябрьгә күчерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International