Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Кама Тамагы муниципаль районы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашты
2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе
“Казан” агросәнәгать паркында сентябрь аеннан атна саен көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә, анда АПК хезмәткәрләре җитештергән товарларның киң ассортименты тәкъдим ителә.
Безнең районнан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә район кулланучылар җәмгыяте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша. Алар алты тапкыр ярминкәгә барган, анда югарыда саналган предприятие вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр актив катнашкан. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов бу эштә райпоны аерым билгеләп үтте: “Ярминкә йомгаклары буенча кулланучылар җәмгыяте алда бара. Ул һәрчак ярминкәләрдә шәһәрдә яшәүчеләр яратып сатып алучы сыйфатлы авыл хуҗалыгы продуктларының киң ассортиментын тәкъдим итә. Райпоның сәүдә павильоны бизәлеше белән дә башкалардан аерылып тора”. 20 ноябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында үткәрелгән соңгы ярминкәдә башкалага авыл хуҗалыгы продуктлары һәм көндәлек куллану товарлары төягән 30 машина барды. Ярминкәдә безнең ике авыл хуҗалыгы предприятиесе – «Кама Тамагы» АХП һәм “Кама Тамагы ХПП” ААҖ, 12 шәһәр һәм авыл җирлеге, шәхси эшмәкәрләр- “Юмарт” һәм “Уют” кибете вәкилләре, өч фермер-крестьян хуҗалыгы: Х. Шәйхетдинов, В. Осипов, А.Цыганов үз продукциясен тәкъдим итте. Безнең продуктлар алдагы ярминкәләрдәге кебек үк зур ихтыяҗ казанды. Узган шимбәдә 3,5 тонна сөт сатылган. Шәһәр халкы безнең балыкны, пешкән ризыкларны, йомырка, ит һәм яшелчәләрне, бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, кызыл чөгендер, балны яратып ала.
Ял көне агросәнәгать паркында якынча 15 мең кеше булган.
Шәһәрдә яшәүчеләр агросәнәгать паркындагы ярминкәләрне күптәннән үз итте, чөнки биредә барлык авыл хуҗалыгы продуктларын кулай бәядән сатып алырга мөмкин.
Көзге ярминкәләргә йомгак ясап, Илдар Феликс улы аларда актив катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре– җитештерүчеләр өчен арадашчыларсыз үз продукцияләрен сату, ә шәһәр халкы өчен – экологик чиста, сыйфатлы һәм яңа өлгергән продуктлар сатып алу мөмкинлеге.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Кама Тамагы районында «УЮТ» МУП яңа директоры билгеләнде
Кама Тамагы районында «УЮТ» МУП яңа директоры билгеләнде.
Атналык планерка
Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, бүлек башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде, анда барлык мөһим мәсьәләләр каралды
Кама Тамагы районында яңа билгеләнеш
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 15.04.2026 карары белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары вазыйфасына Гыйләҗев Артур Илдус улы билгеләнде
Керемнәрне декларацияләү срогы тәмамланырга бер атнадан артык вакыт кала
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе фаразлавынча, ел ахырына кадәр бюджетка республика гражданнары тарафыннан декларацияләнгән керемнәрдән физик затлар керемнәренә салым буенча 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз