Кирельск мәдәният йортында “Кадерле минем Әнием!” дип исемләнгән концерты уздырылды.

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
27 ноябрь 2013 елда Кама Тамагы районы Кирельск мәдәният йортында  “Кадерле минем Әнием!” дип исемләнгән әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты уздырылды. Мәктәп һәм китапханә белән берлектә концерт программасы әзерләнгән иде. Яраткан әниләрне һәм дәү әниләрне котлар өчен укучылар килделәр. Чарада әниләргә багышлап матур җырлар,шигырьләр укыдылар. Шулай ук “Кечкенә әниләр” әни булунын авырлыклары турында күрсәттеләр. Әкият герое Убырлы карчык “Фанты” уеннын оештырды, әниләр һәм дәү әниләр әлеге ярышта бик теләп катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International