Актив тормыш позициясе

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
       МР башлыгы ярдәмчесе Илһам Гыймадиев һәм Кама Тамагы шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев  Светлана Никаншинаны куркәм юбилее белән һәм инвалид хатын-кызлар арасында кул көрәшендә абсолют чемпион булуы белән ихластан тәбрик иттеләр
     Никаншина Светлана Викторовна 1978 елның 27 ноябрендә Кама Тамагы районы Красновидовада туа. Мәктәп елларында ук ул үзенең тырышлыгы, актив тормыш алып баруы белән аерылып торган.
      2006 елның көзендә фаҗига очрап, авыр җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә бер аягын югалта. Яшь ханымның тормышы кинәт тукталып калган кебек була, әмма Светлананы белгән кешеләр аның тормышны яратуына һәм күтәренке кәефенә гаҗәпләнми. Бүген Светлана Никаншина мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында иң актив спортчыларның берсе. Шушы көннәрдә генә Светлана Татарстан Республикасы чемпионатыннан кайтты. Ул анда авыруларның барлык төркемнәрендәге инвалид хатын- кызлар арасында кул көрәшендә абсолют чемпион булды. Аны әлеге юбилее белән дуслары, туганнары һәм якыннары котлады.
       Һичшиксез яшь ханымның социаль адаптациясендә дәүләт ярдәме дә роль уйный. Әлеге 6 ел эчендә Никаншиннар гаиләсе уңайлыклары булган фатир ала. Светланага социаль иминләү фонды хисабына кул белән идарә ителүче җиңел автомобиль бирелгән, шулай ук протезлар ясалган. Аңа ел саен санаторий юлламасы бирелә.

     Без исә,Светлана Викторовна бары уңышлар, киләчәктәдә актив томыш алып баруын, алдагы көннәрдә дә безне шулай сөендереп яшәвен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International