"Кама Тамагы ЦРБ" ГАУЗда Донор көне социаль акциясе үткәрелде

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
      21 ноябрьдә "Кама Тамагы ЦРБ" ГАУЗда Донор көне социаль акциясе үткәрелде. Баш табиб Ильяс Миңневәлиев эйтүенчә, акция  уңышлы үтте, кешеләр мохтаҗларга чын куңелдән ярдәм итәлгә дип килгән. Республика кан алу станциясе ГАУЗ белгечләре кандагы гемоглабинны, йогышлы авырулар буенча донорның исәптә тору-тормавын тикшерде. Акциядә  районнан барлыгы 86 кеше катнашкан, ашыгыч очраклар өчен 36 литр кан алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International