Кама Тамагы укучылары «Батарейка тапшыр – керпене коткар»акциясендә катнаштылар

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Кама Тамагы укучылары 17 октябрьдә «экологик иминлек» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган туклану элементларын җыюга багышланган «Батарейка тапшыр – керпене коткар»акциясен уздырып, экологик марафонга старт бирделәр.

Балалар тырышлыгы белән 11 килограмм куркыныч калдыклар җыеп алынды, аларны чүплеккә эләгүдән һәм әйләнә-тирә мохиткә потенциаль зыян китерүдән саклап калдылар. Чүп-чарга гамьсез генә ташланган бер бармак батареясы 20 квадрат метрга кадәр җирне агуларга сәләтле бит-бер керпе, ике тычкан һәм исәпсез-хисапсыз яңгыр суалчаннары яши алырлык территория.

«Экологик иминлек» милли проекты әйләнә-тирә мохит турында кайгырта һәм аны кешеләр тормышы өчен уңайлы итә. Эш берьюлы берничә юнәлеш буенча алып барыла: калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү өчен инфраструктура булдыру, чүплекләрне бетерү һәм сулыкларны чистарту, урманнарны саклау, атмосферага чыгарып ташлауларны киметү, экологик туризмны үстерү һәм биологик төрлелекне саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International