Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт булды. Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Бу көнне Кама Тамагы халкын котларга мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре җыелды, алар халыкка төрле номерлар күрсәттеләр. Ватан, мәхәббәт һәм дуслык турында иҗади номерлар, җырлар әзерләнде.

Концерт, төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләрен бәйрәм рухында берләштереп, бөтен Кама Тамагы районы өчен якты вакыйгага әверелде. Тамашачылар һәр чыгышны шатланып кабул иттеләр, артистларга көчле алкышлар белән рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International