Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче районара салым инспекциясе салым түләүчеләр – физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре үткәрә

2025 елның 7 ноябре, җомга
  • 2025 елның 11 ноябрендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
  • 2025 елның 25 ноябрендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр

Чара кысаларында теләге булган һәркем 2025 елда милек салымнары, физик затлар кеременә салым буенча салым хәбәрнамәләрен үтәү тәртибе турында күбрәк белә алачак.

Салым хезмәте белгечләре салымнарны кем, нинди срокларда түләргә тиешлеге, конкрет муниципаль берәмлектә нинди ставкалар һәм ташламалар кулланылуы турында җентекләп сөйләячәкләр, шулай ук салым салу темасы буенча гражданнарның башка сорауларына җавап бирәчәкләр.

Барлык теләүчеләр Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты» сервисында теркәлү процедурасын уза алачак. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International