Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Советының чираттагы дүртенче утырышы узды.
Көн тәртибендә биш мәсьәлә каралды:
1. Кама Тамагы муниципаль районының 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы турында.
2. 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты проекты турында.
3. Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы территория сайлау комиссиясе составына билгеләп кую өчен кандидатура тәкъдим итү турында.
4. Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Кама Тамагы муниципаль районы Советы структурасын раслау турында»28.12.2005 ел,№24 карарына үзгәрешләр кертү хакында.
5. Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты структурасын раслау турында»28.12.2005 ел, №25 карарына үзгәрешләр кертү хакында.