Кама Тамагы районы Советының утырышлар залында район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов рәислегендә киңәйтелгән киңәшмә узды. Чарада район учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Кама Тамагы районы территориясендә автомобиль юлларын кышкы карап тотуга әзерлекнең барышы турында «Татавтодор»ААҖ Апас филиалының Кама Тамагы ДРСУ башлыгы Рамил Харис улы Ганьятуллин мәгълүмат бирде.
Планлаштырылган чаралар турында «Кама Тамагы муниципаль районы халыкка мәдәни – ял итү хезмәте күрсәтү үзәге " МБУ директоры Садыйкова Эльвина Илшат кызы сөйләде.