Кабул итүнең максаты-инвалидларга һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы консультация ярдәме күрсәтү, хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләрне ачыклау, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын мониторинглау.
Кабул итүдә киң темалар буенча киңәшләшергә була:
* Медик-социаль экспертиза
* Реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программаларын гамәлгә ашыру
* Реабилитациянең техник чаралары белән тәэмин итү
* Социаль ярдәм чаралары
* һәм башка актуаль мәсьәләләр
Кабул итү көндезге форматта һәм телефон аша узачак.