Камалиева Нурания Габсәләм кызын юбилее белән Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов котлады.
Камалиева Нурания Габсәләм кызы 1935 елның 1 декабрендә ТАССРның Апас районы Олы Болгаер авылында туа. 1943 елда Борнаш җидееллык мәктәбенә 1 класска укырга керә. Әтисе колхозда балта остасы булып эшләгән. Ул хәрби хезмәттән азат ителә, чөнки Анали авылы янында окоплар казыганда инвалидлык ала (грунт шартлаганда аны җир күмеп китә). Әни укытучы булып эшли, наданлыкны бетерүдә катнаша, алга таба колхозда эшли.
1950 елдан Нурания Габсәләм кызы тракторчы ярдәмчесе (сабанчы) булып эшли. 1956-1957 елларда Куйбышев районы (Куйбышев сусаклагычында) урман яндыруда эшли. Комсомол оешмасының секретаре була.
1959 елда Кама Тамагы районының Келәнче авылыннан 1937 елгы Камалиев Илгиз Җамали улына кияүгә чыга. Гаиләдә 3 бала туа: 2 малай һәм 1 кыз.
1971 елда шәһәр тибындагы бистәгә күчәләр. Кама Тамагы. Нурания Габсәләм кызы «Акчарлак»кафесында 25 ел пешекче булып эшли. 1991 елда пенсиягә чыга. Хезмәт ветераны. Ул Татсоюз һәм Кама Тамагы районы кулланучылар җәмгыятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.