Кама Тамагы җыелма командасы “Яшусмерләр – яшьләр клубы” муниципаль учреждениясенең күчмә кубогына ирләр командалары арасында районара волейбол турнирында катнаштылар

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Кама Тамагы җыелма командасы “Яшусмерләр – яшьләр клубы” муниципаль учреждениясенең күчмә кубогына ирләр командалары арасында  районара волейбол турнирында катнаштылар.Әлеге ярыш Узган шимбәдә Югары Ослан районы гимназиясенең спорт залында үткәрелде.
Ярышның максаты – сәламәт яшәү рәвеше пропогандалау, халык арасында волейболны популярлаштыру, ярышта катнашучылар арасында чпорт осталыгын арттыру һәм көчле командаларны ачыклау. Ярышта Апас, Кайбыч, Кама Тамагы районнарыннан берәр җыелма команда һәм Тәтеш районыннан ике команда катнашты.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын  - Тәтеш (яшьләр җыелма командасы);
2 урын - Кама Тамагы;
3 урын - Югары Ослан.
      Безнең команда составына Владимир Комаров, Хәниф Сабиров, Вадим Степанов, Радик Зиннатуллин, Раил Яруллин, Радик Хасанов, Олег Зиновьев, Илнар Загиров керде.
Команданы җиңүе белән котлыйбыз һәм алда торган республика ярышанда уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International