«Батырлык тартмасы»

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Йөрәктән-йөрәккә: бердәмроссиялеләр «батырлык тартмасын» безнең больницаның балалар бүлегенә тапшырдылар.

Акция сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дәваланучы яки медицина процедуралары узучы балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм «Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы бүлекчәсе башкарма секретаре Алинә Хәниф кызы Миңнегалиева балалар белән аралаштылар, балаларга һәм медицина персоналына бүләкләр тапшырдылар.

«Бердәм Россия» партиясе 10 елдан артык үткәргән хәйрия акциясе үз тормышында катлаулы сынаулар узучы балалар өчен теләктәшлек һәм кызгану символына әверелде.

Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International