Кама Тамагы мәдәният йортында “Сияние” вокаль- дуэты һәм халыкара әниләр көне белән музыкаль котлауларны уңышлы берләштергән бәйрәм концерты булды.

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
        Кама Тамагы мәдәният йортында “Сияние” вокаль- дуэты һәм халыкара әниләр көне белән музыкаль котлауларны уңышлы берләштергән бәйрәм концерты булды.
       Хатын-кызларны әлеге күркәм бәйрәм белән МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов котлады. Ул барлык хатын-кызларга кайгыртулары,аларның чиксез мәхәббәтләре ,назлары өчен рәхмәтен белдерде.
        Элеге кичәдә Раилә Биккинина һәм Светлана Курчаева лирик, шаян, моңлы җырлар бүләк итте. “Сияние” дуэты 10 еллык иҗади эшчәнлекләре белән сәхнәдәшләре, дуслары котлады. “Вересень” хоры, “Рафаэлло” хореография төркеме, Фәрит Юсыпов, Зөлфия Мөхәммәдиева, Светлана Кузнецова, “Монго”балалар хореография төркеме аларга һәм тамашачыларга музыкаль номерлар бүләк итте, әниләр көне белән котлады, ә яраткан дуэтларына иҗади уңышлар һәм сәхеәдә озак еллар тамашачыларны шатландырып торуларын теләде. Концерт күңелле булды, һәр чыгышны тамашачы алкышка күмде, бу кичәдә башкаручылар һәм “Сияние” дуэты адресына яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International